Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

30 декабрьгә кадәр республикада «Бала – төп пассажир!» профилактик акциясе игълан ителде

Узып баручы елның унбер ае эчендә республикабыз юлларында балалар катнашында 569 юл-транспорт вакыйгасы булып, анда 25 баланың чәчәктәй гомере өзелде, 601 бала төрле дәрәҗәдә имгәнү алды.

245 очракта балалар пассажир сыйфатында булып, 15 бала һәлак булды, 278 е имгәнде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары саны 35 кә артты.

Шундый бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 23-30 декабрьдә «Бала - төп пассажир!» профилактик акциясе бара. Аның кысаларында юл-патруль службасы хезмәткәрләре төп игътибарны машиналарында баланы креслодан башка, куркынычсызлык каешларын эләктермичә утыртып йөрүче әти-әниләрне ачыклауга зур игътибар бирәләр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең әнә шуңа кагылышлы пунктын бозган өчен шактый зур суммада (өч мең сум) штраф каралуга карамастан, ел башыннан республика юлларында закон бозучы 51 меңнән артык шофер ачыкланган инде. Бүген дә җәзадан котылырга теләүче кайбер әти-әниләр тулы кыйммәтле бала креслосы урынына куркынычсызлык каешы адаптерлары (өчпочмаклы эләктергеч) куллануны өстен күрә. Андыйлар шуны онытмасын иде: мондый экономиянең ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин.

Республика дәүләт автоинспекциясе барлык ата-аналарны балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Автокресло алуга акчагызны жәлләмәгез, балаларыгыз өлкәннәрнең ваемсызлыгы корбаны булмасын. Руль артына утырганда шуны онытмагыз: бала - иң якланмаган пассажир! Аның иминлеге - сезнең кулда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса