Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 көндә Әлмәт юлларында 2 кешенең гомере өзелгән

Узган атнаның 3 көне эчендә Әлмәт юлларында 2 кешенең гомере өзелгән.

20 сентябрьдә төнге сәгать икеләрдә Шевченко урамындагы 82 нче йорт каршында Шевроле Ланос машинасы куркынычсыз тизлек сакламау нәтиҗәсендә әйләнә һәм ЛЭП терәгенә килеп бәрелеп, кабат юлга чыгып оча. Машинаның арткы ягына аеруча зур зыян килү сәбәпле, артта утыручы пассажир хатын-кызның шунда ук гомере өзелә, машина йөртүче имгәнми, янындагы иптәше тән җәрәхәтләре алып, медсанчастька озатыла. 23 сентябрьдә иртәнге 10 сәгатьләр тирәсендә Әлмәттән Казанга юл алган ВАЗ-21150 машинасы хуҗасы юл кагыйдәләренең 11.1 пунктын бозып, каршы як юлга чыга һәм Kawasaki мотоциклы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, соңгысы үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250