Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2017 елдан башлап 6-70 яшьлек барлык россияле ГТО нормалары тапшырачак

20 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә, техникум-училищеларда ГТО нормаларын тапшыру башлана. Беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә ияләшеп кенә килүләрен исәпкә алып, әлегә бу гамәлдән азат иттеләр.

Совет системасы Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда яңартыла. ГТО нормаларын быел укучылар, 2016 елдан башлап халыкның бөтен категориясен дә җәлеп итү планлаштырыла. 2017 елдан башлап хөкүмәт программасына ярашлы 6-70 яшьлек барлык россияле дә ГТО тапшырачак.

Укучыларга елына өч тапкыр: сентябрь-октябрьдә, гыйнвар-февральдә, апрель-майда үзләрен күрсәтергә туры киләчәк. Сентябрьдә уку йортларына йөзү буенча нормативларны кабул итә башларга тәкъдим ителгән.

ГТО барлыгы 19 төрне үз эченә ала. Әмма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аларның арту мөмкинлеге барлыгын да әйтә.

Сүз уңаеннан, ГТО белән бергә бик яхшы нәтиҗәләр өчен күкрәккә тага торган билге дә кабаттан яңартылачак. 2015 елда аларның үрнәкләре әзерләнеп, тапшыру тәртибе дә расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса