Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 көн элек Казанда урланган кызны азат иттеләр

Хокук органнары ачыклаганча, "Тандем" сәүдә үзәге яныннан кызны элеккеге, 30 яшьлек беркайда да эшләмәүче егете һәм аның 3 иптәше мәҗбүриләп алып киткән.

Җинаятьчеләр зыян күрүченең эшмәкәр әтисеннән 50 млн сум акча таләп иткәннәр. Шулай ук полициягә, якыннарына хәбәр итмәү, банкнотларны тамгаламауны шарт иткәннәр. Әлеге таләпләр үтәлмәсә, заложникны үтерәчәкбез дип куркытканнар. Бытовкада тоткында вакытта кызга психотроп матдәләр дә эчергәннәр һәм соңрак арендаланган фатирга күчерергә ниятләгәннәр. Җинаятьчеләрне шул планнарын гамәлгә ашырганда тоткарлыйлар да. Тентү вакытында фатирдан камуфляж кием комплектлары, страйкбол автоматы, старт пистолеты һәм 1943 елгы тамга салынган наган табыла. Җинаятьчеләрнең барысы да сак астында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса