Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 яшьлек әлмәтле 108 килограммлы

Шәһәрдә симерү белән интегүче яшүсмерләр саны арта.

Балалар поликлиникасында күзәтү уза торган 50 мең яшүсмернең өчтән бер өлешен артык авырлык борчый. Дөрес тукланмау, экология, аз хәрәкәтләнү моның төп сәбәпләре булып тора. Шулай ук ата-аналарның кирәгеннән артык тәм-том белән сыйлавының да тәэсире зур.
Бу көннәрдә белгечләр янына 15 яшьлек малай ярдәм сорап килгән. Хәзерге вакытта аның авырлыгы 108 килограмм икән. Аның сүзләренчә, 10 яше тулгач, ул күзгә күренеп симерә башлаган һәм хәзер берничек тә моны җиңеп булмый. Кечкенә чакта ата-анасы моңа игътибар итмәгән. Киресенчә, сабыйның яхшы аппетитына сөнеп йөргәннәр.
Бүгенге көндә яшүсмер бөккән, торт һәм башка тәм-томнан баш тартып, спорт белән шөгыльләнә башлаган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса