Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 июньдә Владимир Путин белән туры элемтә булачак

15 июньдә ил Президенты Владимир Путин Россия халкының сорауларына җавап бирәчәк. Президент белән булачак еллык туры элемтә нәкъ шушы көнгә планлаштырылган, дип белдерә Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Российская газета".

Теләгән һәр кеше Президентка үз соравын телефон аша, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, сайт һәм махсус телефон кушымталары ярдәмендә бирә алачак. Ә "Одноклассники" һәм "Вконтакте" социаль челтәрләре кулланучылары быел хат җибәрүдән тыш, Президентка видеоязма аша да мөрәҗәгать итә алачаклар.

Владимир Путин белән туры линия 15 июньдә Мәскәү вакыты белән, 12.00 сәгатьтә башлана. Туры трансляцияне "Россия 1", "Россия 24", "Беренче канал" күрсәтәчәк, шулай ук "Радио России", "Маяк" һәм "Вести FM" радиолары аша да тыңларга мөмкин булачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса