Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

14 октябрь - Гарәфә көне

Бөтендөнья мөселманнары 15 октябрьдә Корбан гаетен билгеләп үтә.

Ә Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне - Гарәфә (тану) көне. Бу Ибраһимның (г. с.) нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көнедер.

Ул көнне миллионлаган хаҗ кылучылар, Гарәфә тавына баскан килеш, Аллаһка ялваралар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», - дигән. Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», -диелә.

Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның ун көненнән дә сөеклерәге юк», - дигән.

Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне - Уй (Тәрвияһ) көне. Бу көнне Ибраһим (г. с.) улы Исмәгыйльне корбан итү хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» - дип уйлаган көн бу. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтеп узыйк: Ибраһим (г. с.) малае урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: "Ләә иләһә илләллаһү үә Аллаһү әкбәр", - дип әйтә. Һәм Исмәгыйль (г. с.), Аллаһның үзен исән калдырганын белгәч, "Аллаһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», - ди. Шушы өч зат - Җәбраил фәрештә, Ибраһим (г. с.), Исмәгыйльнең (г. с.) сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкбир булып тора.

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазына кадәр (14 октябрьдән 18 октябрьнең икендесенә кадәр) егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап бер мәртәбә тәкбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең ваҗиб булуының мәгънәсе - адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250