12 ноябрь көнне татарстанлылар һавада метеорит агымын күзәтә алачак
КФУ белгечләре сөйләве буенча, Тунгус метеоритыннан барлыкка килгән көчле метеоритлар агымы Казан өстенә якынлаша.
Бер сәгать эчендә казанлылар биш метеоритның һавада янып төшүен күрә алачак. Шунысы кызык, һәр метеоритның көче һәм тизлеге төрлечә булачак. Бу сирәк һәм гаҗәеп күренеш яшь галимнәр фикеренчә якынча 12 ноябрьдә булырга мөмкин, дип хәбәр итә Собеседник. ру сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа