Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 сентябрьдән гамәлгә керә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 2 июльдәге "Электрон карталар бирү тәртибен раслау турындагы" карары нигезендә агымдагы елның 1 сентябреннән бердәм айлык социаль юл йөрү билетларын сату бетерелә.

Әлеге кәгазь билетларны транспорт карталары алыштыра. Ташламага ия булган кешеләргә җәмәгать транспортында йөрү өчен электрон транспорт карталарын "АК БАРС" ААҖнең Ленин урамындагы 16 нчы һәм 113 а, Гафиятуллин урамындагы 51 а, Пушкин урамындагы 29 нчы йортлар адресы буенча урнашкан бүлекчәләрендә, УФПС "Татарстан почтасы"ның районара почтамтының Ленин урамындагы 60 нчы йорттагы үзәк почтамтында, 1 (Тельман, 41), 2 (Ленин, 22), 3 (Дружба, 7), 5 (Төзүчеләр проспекты, 28), 7 (Гафиятуллин урамы, 15 а), 8 (Киров, 7), 11 (Ленин, 111), 12 (Совет, 153) һәм 14 нче (Котовский, 35), районда яшәүчеләргә Васильевка, Камы-Исмәгыйль, Югары Акташ, Кләмәнтәй, Колшәрип, Бишмунча, Түбән Мактама, Яңа Нәдер, Новотроицк, Сөләй, Чуваш Сиренькиносы, Дальняя Ивановка, Елховой, Борискино, Әлмәт станциясе (Кәләй), Кузай, Мәмәт, Чупай, Яңа Кәшер, Новоникольск, Рус Акташы, Урсалы, Ямашидагы бүлекләрдә тулыландырырга кирәк булачак.

Җәмәгать транспорты маршрутларында йөргән өчен электрон транспорт картасын валидаторга (исәпли торган җайланма) куеп алып түләргә мөмкин. Транспорт карталарын алдагы айның 15 енче числосыннан алып агымдагы айның 9 ына кадәр тутыру зарур. Мисал өчен, әгәр сез транспорт картасыннан сентябрь аенда файдаланырга уйлыйсыз икән, картаны 15 августтан башлап 9 сентябрьгә кадәр тулыландыра аласыз. Ә инде транспорт картасын 10 сентябрьдән соң тулыландырганда, акчалар октябрь аена күчә. Шунысына да игътибар итәргә чакырабыз, күчмә состав валидаторлар белән тулысынча тәэмин ителгәнчегә кадәр счетны тулыландыру турындагы квитанцияне сакларга кирәк.

Сораулары булганнар район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенә 45-38-33, 32-83-64 телефоннары буенча шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250