Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы 8,8 мең сумга җитәчәк

Татарстанның Профсоюзлар федерациясе минималь хезмәт хакын эшләүче халыкның яшәү минимумы белән тигезләү турындагы килешүгә кул куячак.

1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы минималь яшәү дәрәҗәсенә җитәчәк һәм 8848 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова сөйләде.

"Без эш бирүче оешмалар белән, шул исәптән Хөкүмәт дәрәҗәсендә, минималь хезмәт хакын арттыру һәм аны хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә чыгару буенча 1 июльдән яңа килешүгә кул куюны хәл иттек. 1 июльдән, хезмәт хакы реаль икътисад секторлары өчен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы белән тигезләшеп - 8,8 мең сумны тәшкил итәчәк, - дип белдерде Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе.

Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округында икенче урында тора, беренче урында - Пермь. Узган биш елда республика бу рейтингта лидерлык позициясен алып тора иде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса