Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 февральдән Россиядә мәетне җирләү өчен бирелә торган пособиенең күләме арта

Россия Федерациясендә 1 февральдән мәрхүмне җирләү өчен бирелә торган пособиенең күләме 5,4 процентка арта. Индексацияне искә алып, Пенсия фонды тарафыннан вафат булган пенсионерның туганнарына 5 мең 562 сум 25 тиен акча түләнәчәк.

Пенсия фондында эшләмәүче пенсионер вафат булган очракта гына акча түләнүен искәрттеләр. Мәрхүмне җирләү белән бәйле эшләрне үз өстенә алган гражданның бу акчаны алырга хокукы бар. Алар - туганнар, законлы вәкилләр, күршеләр, элекке хезмәттәшләр, ягъни Пенсия фондына кирәкле документларны тапшырган һәркем.

Акчаны алу өчен, кеше вафат булган көннән соң алты ай эчендә, ул теркәлгән Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу акчаны алу өчен гариза биргәндә, түбәндәге документлар кирәк булачак: пacпopт һәм ЗАГС биргән пенсионерның үлеме турында таныклык.

Ерак авылларда яшәүчеләр гаризаларын почта аша юллый ала. Моның өчен хатка таныклыкның оригиналын һәм паспорт копиясен салырга кирәк булачак. Гpaждaнин үзе килеп, мөрәҗәгать итсә, аңа акчаны я почта бүлегендә түлиячәкләр, я теләге буенча банктагы счетына җибәрәчәкләр. Кеше акча бирелә торган җирдән читтә яшәсә, аны почта яисә банк аша алып булачак. Акча мөрәҗәгать иткән көнне үк түләнә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса