Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 апрельдән Әлмәттә экология икеайлыгы башланды

Апрельдә дә китәргә карышкан карны яңгыр юа. Кар астыннан җырда җырланганча умырзаялар түгел, арбалап түгәрлек шешәләр, пакетлар, төрле каплар, балкон асларында чиләкләп җыярлык төпчекләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр баш калкытты.

Иң гаҗәбе шул: бу пычраклыкта күз дә йоммый хакимиятне битәрлибез. Ишегалларының җимерек булуында коммуналь хезмәтләрне гаеплибез. Ә арада, юк, өмәдә катнашып түгел, үз ирке белән тирә-ягындагы манзараны үзгәртергә, чистартырга теләүчеләр бармы?! Чү, җавабыңны биргәнче, транспорттан төшкәч, билетыңны кайда ташлаганыңны, төпчегеңне кай тарафка чирттергәнеңне, чүпле капчыгыңны кайда калдырганыңны хәтерлә. Әйе шул. Кем әйткәндәй, "ташланган ташларны җыяр чак" җиткән. Башкарма комитет бинасына ТОСМСлар, уку йортлары, предприятиеләр вәкилләрен шул хакта кисәтергә чакырдылар да. 1 апрельдән шәһәрдә һәм районда экология икеайлыгы башланды. Татарстан Хөкүмәте карары белән республикада бу акция 15 апрельдә старт алачак. Мәртәбәле юбилейлар елы булганга бездә бу эшкә иртәрәк керешәләр. Кунаклар килүенә "йорт-җирне" җыештырып бетерергә исәпләре. Быел өстәвенә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы да.

Җәмәгать, ай-һай, тәртипсез кыланабыз. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Богданчиков әйткәнчә, быелның беренче кварталында гына да әйләнә-тирә мохитка зыян салучыларга карата 230 дан артык беркетмә төзелгән. 1 млн. 400 мең сумлык штраф салынган дигән сүз бу!

Экология айлыгыннан берәү дә читтә калмаячак. Мәктәпләр, югары уку йортлары үз биләмәләрен җыештыргач, район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү планында күрсәтелгән мәйданнарга юнәләчәк. Гараж кооперативларын, бакчачылык ширкәтләрен, парк-скверларны, чишмәләрне, олы юл буйларын җыештыру студентларга, диаспоралар вәкилләренә, предприятие-оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләренә йөкләнә. Бизнес вәкилләрен дә чисталыкка игътибарлырак булырга чакырдылар. Шәһәр күләмендә бу язда өмәләр 20 апрельдә һәм 18 майда планлаштырыла. Ләкин моңа кадәр кар астыннан чыккан җирне чүпләрдән арындыра башларга кирәк. Шәһәр урамнарыннан җыелган калдыкларны карьерда кабул итәчәкләр.

Очрашуда шулай ук яшелләндерү мәсьәләләре турында да сүз булды. Коммунальчыларга ишегалларындагы балалар мәйданчыкларын августка кергәч түгел, ә балалар каникулга киткәнче, җәй башында ук төзекләндерү, торак йортларның цокольләрен дә шул вакытка буяп кую зарурилыгы ассызыкланды. "Шәһәр урамнарындагы юллар 2013 елда да күз уңында булачак", - дип искәртте Николай Богданчиков. Бу максатларга быел да республика 50 млн. сум бүлеп бирергә планлаштыра. Әлеге проблеманы хәл итүгә ел саен нефтьчеләр дә өлеш чыгара. Моннан тыш, юбилей тантаналарына кадәр Шевченко урамының Мәрҗанидән Балакина урамына кадәрге өлеше яңартылыр дип ышандыралар.

Планнар билгеле, участоклар бүленгән, кулга көрәк-тырма, себерке тотып, алга, шәһәрдәшләр! Антон Чехов теге вакытта ук "калебеңдәге кешене сакла" дип язып калдырган. Начарлык кылып, я булмаса тирәдәгеләрнең тәртипсезлегенә битараф калып, чиста күңел, кешелеклелек кебек сыйфатларга ия булалмассың.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250