Җәмгыять
1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чарада республиканың миллионнан артык кешесе катнашуына өметләнә.
1 апрельдә Татарстанда тир--якны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.
"Сер түгел, әлеге чарада иң зур активлыкны мәктәп укучылары һәм студентлар күрсәтә. Узган ел Татарстанның миллион кешесе тирә-юньне һәм ишегалларын тәртипкә китерү өчен урамнарга чыкты. Быел аларның саны кимемәвенә шикләнмим, һәм без укучы яшьләрнең әлеге эшкә уңай карашын күрербез", - диде министр.
Оксана Романова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса