Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа завод ачылды

Әлмәттә яңа, заманча асфальт-бетон заводы эшли башлады.

Биредә барлык процесслар автоматлаштырылган, компьютер программасы технологик процесс белән оператор кабинасыннан торып идарә итү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта заводта көн саен 300 тоннага якын асфальт-бетон катнашмасы эшләп чыгарыла. Бурыч - аны 1000 тоннага җиткерү. Асфальт-бетон катнашмасы 5 төп компоненттан тора: вак таш, иләктән калган калдык, ком, минераль порошок һәм битум. Асфальтның кайда салыначагына карап, әлеге чималларның процент чагыштырмасы төрлечә булырга мөмкин. Яңа заводта җитештерелгән асфальт-бетонның тәүге тонналары шәһәр урамнарына салынды да инде. Яңа предприятие югары технологияле, барлык экологик нормаларга да җавап бирә. Заводны сатып алу Әлмәт шәһәр юллар идарәсенең конкуренциягә сәләтлелеген нык арттырачак, дип исәпли "ГУАД" МУП директоры Альберт Хәләпов. Аның әйтүенә караганда, иске заводны да резерв сыйфатында саклап калырга карар иткәннәр. Яңа заводта барлык җиһазлар да Кытайда җитештерелгән, дөнья стандартларына туры килә. Иң мөһиме - калабызны сыйфатлы асфальт-бетон катнашмалары белән тәэмин итеп, яңа завод шәһәр юлларын ремонтлауга бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса