Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген хезмәттәшебез, «Әлмәт таңнары» газетасы журналисты Ирина АПАЧАЕВАның гомер бәйрәме

19 марта 2017, 06:48

1329

0

0

Бүген хезмәттәшебез, «Әлмәт таңнары» газетасы журналисты Ирина АПАЧАЕВАның гомер бәйрәме

Ирина Николаевна озак еллар эшләү дәверендә газета укучылары арасында гадилеге, үткен каләме, иҗади осталыгы белән ихтирам казанды. Эчтәлекле, кызыклы язмалары белән республика, шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән шәхес тә ул. Аның фидакарь хезмәте төрле дәрәҗәдәге дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Ул сөекле әни, оныкларына яраткан әби, уңган хуҗабикә, туганнары-дусларына тугры дус, төпле киңәшче, безнең өчен ачык йөзле, ярдәмчел, эчкерсез хезмәттәш тә.

Туган көнегез котлы булсын, Ирина Николаевна! Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, хәерле гомер кичерүегезне телибез.

Язмыш юлы сезне юкка

Китермәгән «ӘТ»га.

Хезмәт юлыгызны барлап,

Инанабыз без моңа.

Ирешелгәннәр чик түгел,

Зур эшләр көтә алда.

Илһамланып бергә-бергә

Иҗат итү планда.

Сәламәтлек, бәхет белән

Үтсен гомер еллары.

Шатлык, муллык, озын гомер

Тели «ӘТ» кызлары.

Здоров

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса