Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез, «Әлмәт таңнары» газетасы журналисты Рәдифә Ногманованы туган көне белән тәбрик итәбез!

06 октября 2016, 07:32

3335

0

1

Хөрмәтле хезмәттәшебез, «Әлмәт таңнары» газетасы журналисты Рәдифә Ногманованы туган көне белән тәбрик итәбез!

Гаиләң тулы, матур, күркәм. Уңган хужабикә дә, назлы әни, сөекле тормыш иптәше, шәфкатьле кыз да син. Акыллы, мәрхәмәтле балаларыгызның бәхетләрен күреп яшәргә насыйп булсын! Һәрвакыт шулай ачык, көр күңелле булып кал!

Бүгенге матур гомер бәйрәмеңдә без сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, хатын-кыз бәхете, шатлык-куанычлар һәм озын гомер телибез. Киләчәктә дә булганына шөкер кылып, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк-таяныч булып, тырыш хезмәт җимешләреңә куанып, муллыкта яшәргә, эшләргә язсын.

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Здоров

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса