Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чын күңелдән котлыйбыз!

21 сентября 2016, 08:51

810

0

0

Чын күңелдән котлыйбыз!

Гөлнара, безнең сафка кушылуыңа әллә ни күп вакыт узмавына да карамастан, без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Әлеге ихтирамны син беренче көннән үк тырыш, эшне җиренә җиткереп башкаруың, төгәл, ачык һәм киң күңелле булуың белән яуладың. Киләчәктә дә әлеге күркәм сыйфатларыңны саклап, сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булып, үз тиңеңне очратып, бәхет-шатлыкка төренеп яшәргә насыйп булсын.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Йөзеңдәге якты кояш
Нурын чәчсен гомер-гомергә.
Хыялларың белән мөмкинлегең
Юллар ярып барсын гел бергә!

Юлларыңа уңыш юлдаш булсын,
Бәхет кошы булсын иңеңдә.
Күңелеңне сөю назлап торсын
Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә.

Здоров

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса