Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Безнең журналистны бөтен әлмәтле үз итә

19 марта 2016, 06:49

731

0

0

Безнең журналистны бөтен әлмәтле үз итә

Ирина Николаевна газетага очраклы гына килеп эләккән кеше түгел. Кече яшьтән ул Тукайлы Арча суларын эчеп, аның табигатенә сокланып, әдәбиятны үз итеп үскән бала. "Әлмәт таңнары"нда да инде күп еллар хезмәт куя, үзенең саллы язмалары белән укучыларны сөендереп тора. Аны газетаның иң өлкән һәм шул ук вакытта иң үзенчәлекле журналисты дип атап була. Сөекла ана да ул, тугры хатын да, дистәләгән якыннарының эч-серләре сыйган дус та. Яздай ягымлы һәм оптимист, җәйдәй яшь күңелле, көздәй серле һәм эшсөючән, кыштай тынгысыз Ирина Николаевна әле дә иҗатта һәм безнең белән.

Туган көне уңаеннан аны барлык газета укучылары исеменнән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Саекмас иҗат, очлы каләм, яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калабыз. Сәламәт булып якыннарын, безне сөендереп озак еллар яшәргә әле.

Иң изге теләкләр белән редакция хезмәткәрләре һәм барлык якыннары.

Здоров

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса