Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дустым Гөлфия Әхмәтханованы күркәм юбилее белән тәбрик итәм!

10 августа 2015, 12:23

720

0

0

Дустым Гөлфия Әхмәтханованы күркәм юбилее белән тәбрик итәм!

Дустым Гөлфия!

Сине чын күңелдән бүгенге бәйрәмең туган көнең һәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.

Ирек белән бер-берегезгә кирәк булып, бер-берегезгә терәк булып пар аккошлар кебек тигезлектә яшәгез.

Алдагы гомер юлыңны да сау-сәламәт булып, туганнарың, якыннарың, һәм дә дусларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә.

Алай да гомер үтә,

Болай да гомер үтә.

Парлы булып яшәүләргә,

Бу дөньяда ни җитә.

Туган көнең котлы булсын,

Бездән сиңа шул теләк.

Унсигездәге шикелле,

Типсен гел синең йөрәк.

Иң изге теләкләр белән: Альбина Һәм ООО "Городская типография" коллективы.

Здоров

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса