Әлмәт таңнары

Кадерле хезмәттәшебез Әхмәтханова Гөлфия Фахразый кызының 10 августта гомер бәйрәме – юбилейлы туган көне

Ильнур, 10 августа 2015 в 11:25
62
0
0

Хөрмәтле Гөлфия Фахразиевна!

55 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Сезне гаҗәеп дәрәҗәдә үз эшенең остасы, абруйлы шәхес, талантлы һөнәр иясе буларак беләләр. Редакциядә 36 ел эшләү дәверендә көчле, грамоталы тәрҗемәче-корректор, зур тәҗрибәгә ия белгеч, игътибарлы һәм ихтирамлы коллега булуыгыз белән хөрмәт казандыгыз. Фидакарь эшчәнлегегез, район матбугатына керткән саллы хезмәтегез күпләргә үрнәк.

Сезгә киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар, гаиләгезгә иминлек, бәрәкәт, сәламәтлек телибез.

Изге теләкләр белән "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары коллективы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки