Әлмәт районы
Әлмәт районы — Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Төбәкнең көньяк-көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк — Әлмәт шәһәре.
-
Әлмәт районы тарихы
Тасвирлама: Борынгыдан алып, хәзерге заманга кадәр Әлмәт районы тарихы белән танышыгыз.
-
Әлмәт районында туризм: иң уңышлы маршрутлар
Тасвирлама: Шәһәрдә туристлар нинди истәлекле, кызыклы урыннарны карый ала, балалар белән кайларга барырга мөмкин һәм республиканың нефть башкаласында карарга кирәк булган кызыклы урыннар белән таныша аласыз.
-
Әлмәттән Казанга, Чаллыга, Түбән Камага, Бөгелмәгә кадәр ничә чакрым барырга кирәк
Тасвирлама: Әлмәттән Татарстанның зур шәһәрләренә барыр өчен күпме ара үтәргә, нинди маршрут сайларга һәм күпме барырга кирәк икәнлеген белә аласыз
Әлмәт районы Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Төньякта Сарман, Зәй һәм Түбән Кама, көнбатышта Яңа Чишмә һәм Чирмешән, көньякта Лениногорск һәм Бөгелмә, көнчыгышта Азнакай районнары белән чиктәш. Гомуми мәйданы 2542,93 км². Район составына 99 торак пункт керә. Баш административ үзәк — Әлмәт шәһәре, ул мөстәкыйль муниципаль берәмлек.
Әлмәт районы 1930 елның 10 августында оеша. 1953 елда район үзәге шәһәр исеме ала һәм русча Альметьевск дип үзгәртелә. Районның чикләре берничә тапкыр үзгәрә. 1959 елда район составына бетерелгән Акташ районының бер өлеше керә. Тагын дүрт елдан Азнакай, Зәй, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарының бер өлеше кушыла. Хәзерге вакытта шәһәр һәм район Татарстанның эре сәнәгать һәм мәдәният үзәге булып тора.