Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәт шәһәре мәктәпләре

Әлмәт мәктәпләренең төп максаты – зыялы, югары мәдәниятле, әхлаклы, актив тормыш позициясенә ия булган шәхес тәрбияләү. Моның өчен аларда барлык шартлар да бар.

Әлмәт мәктәпләрендә югары  белемле, зыялы, һәрвакыт белемгә омтылучы педагогик кадрлар эшли. Мәктәптә эшләүче һәр педагогның шәхси  үсеш маршруты бар, даими рәвештә аларның аттестация  үтүе тикшерелә. Шәһәрдә заман таләпләренә туры  килә торган, инновацион юнәлешкә корылган  укыту системасы булдырылды. Мәгариф өлкәсендә эзлекле рәвештә эш алып барыла.