Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

«Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге» шәһәр паркы

«Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге» шәһәр паркы
  • Адресы:

    423455, Әлмәт ш., Радищев ур., 22

1958 елда Әлмәт шәһәр башкарма комитеты карары белән элеккеге «Дирижабль» колхозы кырларында яңа объект — «Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркы» төзү турында карар кабул ителә. «Әлмәтнефть» компаниясе, шәһәрнең капиталь төзелеш бүлеге һәм җирле төзелеш оешмаларының уртак тырышлыгы белән булачак парк территориясе төзекләндерелде, агач һәм куак үсентеләре утыртылды, юллар һәм аллеялар, скульптуралар, ял итү урыннары һәм беренче аттракционнар барлыкка килде. «Үзгәртеп кору» вакытында парк ташландык хәлдә була, әмма 1990 еллар ахырында шәһәрдә урнашкан «Татнефть» компаниясе ярдәме белән ул реконструкцияләнә: территорияне чүпләп бетергән меңнән артык агач киселә, яңадан планлаштыру һәм төзекләндерү проекты эшләнә, коммуникацияләр алыштырыла, электр подстанциясе төзелә, брусчатка җәелә, аттракционнар урнаштырыла. Яңартылган паркны ачу тантанасы 2001 елның 29 августында булды. 2003 елда Татарстан территориясендә беренче нефть чыгару юбилее уңаеннан республика администрациясе башлыгы карары белән парк «Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы» дип үзгәртелә.