Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәт шахмат – шашка клубы

Әлмәт шахмат – шашка клубы
  • Тасвирлама:

    2005 елда ачыла.

  • Эш вакыты:

    Дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 8.00 – 21.00 сәгать, җомга – 8.00 – 17.00 сәгать, шимбә – якшәмбе – 10.00-18.00 сәгать.

  • Телефон:
    • 8 (855)-345-45-41
  • Адресы:

    ТР, Әлмәт шәһәре, Тимирязев ур., 33

Шахмат клубы 60 нчы еллардан башлана. Клубның даими урнашу урыны булмау сәбәпле, шахматчылар, һәвәскәрләр һәм профессионалларның Әлмәттә аерым шахмат клубы булдыру идеясе туа. Ш.Ф. Тәхәветдинов җитәкчелегендәге «Татнефть» Әлмәт шәһәрендә шахмат клубы төзү турында карар кабул итте. Шахмат клубы төзелеше кыска вакыт эчендә үтте: 2004 елның августыннан 2005 елның маена кадәр.2005 елның 8 маенда шәһәр шахмат клубы тантаналы рәвештә ачылды, символик ачкыч тапшырылды һәм тасма киселде. Клубны ачу тантанасында администрация җитәкчеләре Р. Ф. Абүбәкеров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Ш. Ф. Тәхәветдинов, башка оешмалар вәкилләре, шахмат сөючеләр һәм башка шәһәрләрдән кунаклар катнашты. 2011 елның мартыннан «шахмат клубы» муниципаль бюджет балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе «ТР буенча ӘМР балалар-яшүсмерләр шахмат спорт мәктәбе»дип үзгәртелде. 2019 елның сентябреннән шахмат буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шахмат буенча урта мәктәп итеп үзгәртелде.