Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Казан соборы

Казан соборы
  • Тасвирлама:

    2014 елда Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе Изге Патриарх Кирилл Указы белән Казан кафедраль соборы итеп үзгәртелә.

  • Адресы:

    ТР, Әлмәт шәһәре, Собор мәйданы

Казан соборы (рус. Казанский собор), 2000-2014 елларда ― Казан Изге Ана иконасы храмы (рус. Храм Казанской иконы Божией Матери) – Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Әлмәт благочиние округына карый. Әлмәт епархиясенең үзәк гыйбадәтханәсе (кафедрасы). 2007 елның 29 августында гыйбадәтханә файдалануга тапшырыла. Гыйбадәтханәне изгеләндерү 2007 елның ноябрендә була һәм ул Казан Изге Ана иконасын бәйрәм итүгә туры китерелә. Изгеләндерү чинын һәм яңа собордагы беренче Илаһи литургияне Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий җитәкли[1]. Собор өчен кирәкле җиһазлар сатып алына һәм уникаль фарфор иконостас урнаштырыла. 2012 елда Әлмәт епархиясе оештырылу нәтиҗәсендә, собор янәшәсендә ике катлы бина төзелеп, епархия идарәсе, шулай ук епархия бүлекләре урнашкан. 2014 елда Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе Изге Патриарх Кирилл Указы белән Казан кафедраль соборы итеп үзгәртелә.