Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Габдулла Тукай бюсты

Габдулла Тукай бюсты
  • Тасвирлама:

    Габдулла Тукай һәйкәле бүген дә шәһәребезнең бер милли бизәге булып тора.

  • Адресы:

    ТР, Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты

Бөек шагыйрьнең бюсты белән эшләнгән архитектура комплексы 1967 елда Г. Тукай проспекты белән Р. Фәхретдин урамнары арасындагы буш участокта - «Татарстан» кинотеатры янәшәсендә ачыла. Бюстның авторы - ТАССРның халык рәссамы, татар скульптура сәнгате мәктәбенә нигез салучы С.С. Ахун. Башкалабызның үзәк мәйданында да аның эше. Габдулла Тукайның биек тимер-бетон постаментка (соңрак ул мәрмәр белән тышлана) куелган бронзадан эшләнгән бюсты җә-мәгатьчелек теләге белән барлыкка килә. Бөек шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңаеннан аны шәһәргә Татарстан Язучылар берлеге бүләк итә. Комплекс буларак янында ачылган китап рәвешендә итеп, тактаны штукатурлап стена ясалган. Сул ягы аркага охшатып эшләнгән, ә уң ягына шагыйрьнең шигыреннән алынган сүзләр язылган була. Скульптор Габдулла Тукай образына портрет чалымнарын бирергә тырыша. Композиция классик стильдә эшләнә. 2014 елда Р.Р. Курамшин эскизы нигезендә заманча материаллар кулланып скульптур композициягә реконструкция ясала. Татар орнаментларын файдаланып, яңа дизайн белән, бердәм стильдә, ак фонда алтын бизәкләр белән эшләнгән хәзерге композиция тулы бер комплексны тәшкил итә. Габдулла Тукай һәйкәле бүген дә шәһәребезнең бер милли бизәге булып тора. Әдип Маликов Тукай исән...             Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән Тукай исән. Җыры күңелләрдә, Яшәсәк тә үзен күрмичә. Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. Газраилләр юкка сөенгәннәр, Карап шагыйрь яткан табутка, - Аерылгысыз, тоташ бер көч булып, Җаны яши аның халыкта. Киләчәкне күреп бара шагыйрь, Пар атлары күптән җигелгән. Күчә Тукай яңа мәйданнарга Халык йөрәгенең түреннән.