Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

«Бу кап-кара урманда» скульптурасы

«Бу кап-кара урманда» скульптурасы
  • Тасвирлама:

    Композиция Тукай әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән.

  • Адресы:

    ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур.

25 августта Әлмәт халкына велосипедта баручы татар шагыйре Габдулла Тукай скульптурасын тәкъдим иттеләр. «В этом удивительном лесу/Бу кап-кара урманда» эшенең авторы Санкт-Петербург скульпторы Павел Игнатьев. Композиция Тукай әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән. Ул «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча стрит-арт тикшеренү институты үткәрә торган «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының бер өлеше булды. Скульптурада металл гына түгел, полиэфир сумала да кулланган, ә ул татар шагыйре эшләреннән илһам алган. Һәйкәлне тәкъдир иткәннән соң, Әлмәттә веломаскарад узды, анда катнашучылар үзләрен татар әкиятләре геройлары образында тәкъдим иттеләр. Шәһәр халкы һәм кунаклар, шулай ук Әлмәт драма театры артистлары костюмнарда шәһәрнең үзәк урамнары буйлап велосипедта йөрделәр.