Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Мәңгелек ут

Мәңгелек ут
  • Тасвирлама:

    Әлмәт шәһәренең иң әһәмиятле һәйкәлләренең берсе – «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы.

  • Адресы:

    423455, Әлмәт ш., Тимирязев урамы

Әлмәт шәһәренең иң әһәмиятле һәйкәлләренең берсе – «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы. 1975 елда Җиңүнең 30 еллыгына гражданнар сугышы геройларына куелган обелиск урынына мемориал төзү турында карар кабул ителә. Һәйкәл шәһәр архитекторы А.Киселев, Бөгелмә сәнгать фондының Әлмәт бүлеге рәссамы В. Бушурова һәм Казан сәнгать фонды архитекторлары Г. Зяблицев һәм П. Макаров проекты буенча төзелгән. Һәйкәл Тимирязев урамында, драма театры артында, Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркына керү урынында урнашкан. Мәңгелек ут» истәлегенә мемориал 1975 елның 9 маенда Гитлер фашизмын Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан ачыла. Символик рәвештә утны Волгоград шәһәренең Мамай Курганында урнашкан Мәңгелек ут янында кабызылган факелдан кабыздылар. Монументны карап тоту буенча финанслауны «Татнефть» берләшмәсе үз өстенә алды. 2000 елда мемориаль комплексны реконструкцияләүгә Россия дизайнерлар берлегенең иҗат коллективлары җәлеп ителә. «Әлмәт мемориаль зонасы» проекты 2001 елда бөтенроссия дизайнерлар конкурсында беренче урынны алды. «Татнефть» компаниясе 2001-2002 елларда үз акчаларына мемориаль комплексны реконструкцияләде. 2019 елда шәһәр төзелеше советында Әлмәт районыннан һәм Әлмәт шәһәреннән чакырылган сугышта катнашучыларның, шулай ук сугыштан соң шәһәребезгә нефть башкаласын төзү, нефть чыгару өчен килгән Һәм калган гомерләрен шәһәребезгә багышлаган сугыш ветераннарының исемлекләре язылган гранит плитәләр урнаштыру һәм истәлекне мәңгеләштерү турында карар кабул ителде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Татнефть» ГАҖ финанс ярдәме белән әлеге карар гамәлгә ашырылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан 21 255 кешенең фамилияләре һәм инициаллары Мәңгелек ут тирәли гранит плитәләргә беркетелгән. Мемориал үзе дә ремонтланган, аккургаш һәм бакыр эретмәсе белән капланган, шуның аркасында ул бронза кебек күренә. Ел саен 9 майда Әлмәттә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен мемориал янына җыелалар. Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы, кадерле ветераннарыбыз ярдәме белән илебез кешелексез фашист армиясен җиңә алды.