Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәт театры

Әлмәт театры
  • Тасвирлама:

    Әлмәт район башкарма комитеты 1944 елның 3 февралендә Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.

  • Эш вакыты:

    Сишәмбе-шимбә 10:30-18:30

  • Телефон:
    • +7 (8553) 45-46-4
  • Сайт:

    https://almetteatr.ru/tt/

  • Адресы:

    423450, Татарстан республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 37 йорт

2009 нчы елдан театр автономияле дәүләт мәдәният оешмасы буларак яши башлый, финанс–идарә мәсьәләләрендә бераз үзгәрешләр кичерә. Реклама-мәгълүмат үзәге булдырыла, “Шәрәфле кунак” абонементлары кертелә, тамашачыны җәлеп итүгә яңадан-яңа алымнар кулланыла. Яшьләр арасында театр турында иң мәгълүматлы тамашачыны ачыклап, “Минем яраткан театрым” бәйгесе уздырыла. Шушы чорда коллектив “фестивальләр арбасы”на утыра, Россиянең танылган театр белгечләре “иләгендә” иләнә башлый. Бәян ителә торган чорның төп катлаулылыгы – татар театрында милли үзенчәлекләрне саклаган хәлдә, заманга аваздаш, ә бәлки, бераз алдан күрүчәнлек белән иҗат итүдер, мөгаен. Театр коллективы, аның җитәкчелеге моны тоеп яши, яңа чишелешле, яңа эстетикалы, кызыклы форма һәм эчтәлеккә ия булган, фестивальләрдә катнашырдай әсәр тудыру хакында хыяллана. Моның өчен нәрсәләр кирәк? Әлбәттә, сәхнәләштерердәй әсәр (пьеса, проза, риваять һ.б.), әсәрне үзенчәлекле итеп өр-яңадан «укучы» режиссер, сценограф һәм башка белгечләр. Шундыйлардан иң беренче булып «табылганы» – рәссам-сценограф Димитрий Хильченко, аны И.Гәрәев тәкъдиме белән чакыралар. Хильченко «Балакаем» спектаклен чыгаруда бик зур өлеш кертеп, аның уңышын тәэмин итә. Театрыбызның югарыда әйтелгән хыялына да канат куя рәссам. Үзенең таныш режиссеры, Уфадан туып, иҗат карьерасын башлаган, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Искәндәр Рәүф улы Сакаев, аның кайчандыр «Чулпан» театрында М.Лермонтов әсәре буенча куйган «Гашыйк Кәриб» спектакле турында сөйли. Кыскасы, И.Сакаев Әлмәткә килә, актерлар белән беренче очрашуында ук Мейерхольд биомеханикасы буенча мастер-класс уздыра, булачак спектакль өчен аларны сайлап ала. Менә шуннан башлана! Бу чорны театр үзе «Дөньяның дүрт ягы» проекты дип тә, эксперименталь постановкалар яки Сакаев чоры дип тә атый. Ни генә булмасын, Әлмәт театры театр дөньясында, күренекле театр белгечләре алдында «тере» театр буларак ачыла. «Гашыйк Кәриб» – театрның дөнья гизгән визит карточкасы, труппага яңа сулыш өргән талисманы дисәк тә, ялгышмабыздыр. Бу спектакль белән дәрәҗәле фестивальләр тәмен татый театр. Театрның гастрольләр географиясе киңәя: Башкортостан республикасы, Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләре, Пенза, Сарытау, Димитровград, Ижау, Йошкар-Ола тамашачысы белән очрашулар истә калырлык. Бу елларда театрның хәйриячелек белән шөгыльләнүе һичкайчан булмаган дәрәҗәгә күтәрелә. «Күңел күзе» шәфкатьлелек проекты кысаларында 2050 тамашачыга “Сәер кеше” спектакле күрсәтелә, 50% керем Уфа һәм Казан шәһәрләрендәге офтальмология үзәкләренә күчерелеп, Әлмәттә яшәүче 5 сукыр балага операция ясала. Үз тарихында беренче тапкыр чит илдән режиссер чакыра театр җитәкчелеге. Бу тәкъдим И.Сакаев тарафыннан була һәм аның танышы – Македония башкаласы Скопье театры режиссеры Звездана Ангеловска гастрольләр вакытына Казанга чакырылып, труппа белән таныша. Гастрольләр тәмамлануга, Звездана Карло Гоцциның “Болан-Патша” трагикомедиясен сәхнәләштерә башлый. Бу – “Дөньяның дүрт ягы” проектының икенче спектакле булып, Әлмәт театрының ренессанс-яңарыш чорындагы тагын бер зур адымы. Театрның ерак сәяхәтләре дәвам итә. 2011 нче елның көзендә Улан-Удэ (Бурятия) шәһәрендә уздырылган “Алтын Сэргэ” фестивалендә “Гашыйк Кәриб” спектакле белән катнашып, зур тәэсирләр белән кайта әлмәтлеләр. Бу елларда театр тагын бер экспериментка батырчылык итә. Нәфисә Исмәгыйлова бу юлы татар театры тахихында беренче тапкыр “Яңа драма” дип аталган юнәлештә эшләп, Олег Богаевның “Марьино поле”драмасын куярга алына. Театр эшчәнлегенә бирелгән зур бәя - республиканың Муса Җәлил премиясенә лаек булу. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган бу бүләк “Балакаем” спектакле өчен бирелә. Театр сәнгатенең киләчәге өчен тамашачыны яшьтән үстерүгә инанган театр соңгы елларда бу өлкәдә максатчан эшли. 2012 нче елның маенда Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” әкиятенең премьерасы була. Соңгы елларда киң таралган проект эшчәнлеге юнәлешендә Әлмәт театры максатчан һәм нәтиҗәле хезмәт куя. 2012 - 2013 нче елларда Татарстан хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният учреждениесенә бирелүче грантына ия булып, балалар өчен махсус проект – Туфан мәктәбен гамәлгә кертә. Балалар бакчалары өчен эшләнгән “Мин – актер” проекты да мавыктыргыч һәм файдалы эш була. 2013 елның җәй башында театрның бер төркем артистлары Төркиянең Мәрмәрис шәһәренә юл тота. Уфа-Стамбул-Мәрмәрис-Турунч маршруты буенча күпме тәэсирләнеп, очрашулар, бәхетле матур мизгелләрне тасвирлап бетерерлек түгел. “Гашыйк Кәриб” спектакле һәм концерт-тамаша программасы белән күп илләрдән җыелган халыкны татар сәнгатенең гүзәллеге белән таныштыра әлмәтлеләр, ә үзләре биш дингезгә карап хозурлана... Моннан тыш, “Татарстан – Кавказ: безне легендалар якынайта” проекты өчен Россия мәдәният министрлыгы грантын откан театр Дагыстан республикасында (Нугай, Кумык, Авар, Лезгин театрларында) бәхетле язмышлы “Гашыйк Кәриб” спектаклен уйный һәм кунакчыл тугандаш халыклар, андагы театрлар белән киләчәктә дәвам ителәчәк иҗади дуслык элемтәләре урнаштырып кайта. Татарстан театр әһелләре берлеге грантын янәдән отып, Әлмәт театры һәр театрның хыялы булган Шекспир иҗатына алына. “Ромео һәм Джульетта” – режиссеры инде мәгълүм Искәндәр Сакаев, сценограф – Санкт-Петербургтан Софья Тюремнова. Мәңгелек Шекспирның үлемсез әсәре Әлмәт театры тарихына бөтенләй башкача куелышы, фикере һәм югары дәрәҗәдәге актерлар ансамбле уены белән кереп кала. 2014 елның июнендә Коломнанада уздырылган кече шәһәрләр театры фестивалендә иң югары бүләк – гран-прига ия булган спектакльнең Мәскәүдәге Милләтләр театрында күрсәтелүгә чакырылуы да үз тарихында театр ирешкән биеклек. 2014 ел Әлмәт театры тарихында 70нче юбилей сезоны буларак та истәлекле урын алачак. Сезон ачу тантанасында нефтьчеләр тарафыннан “йөзе” яңартылган бинага кызыл келәмнән беренче булып артистларыбыз атлады. Ә бәйрәм тантанасы республика театрлары вәкилләре, киң җәмәгатьчелек катнашында декабрь аенда үтте. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанада Әлмәт театрының бик авыр елларда, Бөек Ватан сугышы барган вакытта оештырылуын, ягъни әлмәтлеләрнең нинди генә авырлыкларга да карамастан яшәү дәртен югалтмауларын, киләчәккә карап яшәүләрен күрсәтә дип билгеләп үтте. “Әлмәт театры минем өчен аерым әһәмияткә ия. Туган шәһәремдә эшләгән чорда миңа бу театрда еш булырга туры килә иде. Мин аларның ничек эшләүләрен, яшәүләрен күреп беләм. Мин бу театрны аеруча яратам”, - дип билгеләп үтте парламент рәисе. Әлмәт театры Татарстанның иң уңышлы, танылган коллективларының берсе. Бүген ул театр сәнгатенең иң катлаулы жанрлары, формалары һәм стильләренә егәре җитәрлек профессиональ труппасы булган тотрыклы, заманча театр. Шәһәрнең мәдәния һәм сәнгать үзәге. Биредә илнең әйдәп баручы театр белгечләрое, тәнкыйтьчеләре белән берлектә замана театры үсеше, милли театрлары яшәеше проблемаларына багышланган семинар, төрле очрашулар булып тора. Ел саен тамашачыларны, шәһәр халкын төрле чаралар белән шаккаттыра. “Әкият арбасы”, “Шагыйрь сүзе”, “Мәдәни мохит”, “Каләм очында – Галәм”, “Сугыш кайтавазы”, “Афәрин!”-“Браво!” кебек проектлар белән дә дөньякүләм билгеле әдәбиятны, милли мәдәниятне, югары сәнгатьне таныта. Соңгы өч елда Әлмәт театры “Маскерадъ”, Володин исемендәге “Пять вечеров”, “Волга театральная”, халыкара “Радуга”, “Ялта. Чехов.Театр”, В.Золотухин ис. Бөтенрәсәй яшьләр театр фестивальләрендә катнашты һәм бүләкләр сандыгын лауреат дипломнары белән баетты. 2017 елның апрелендә М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” спектакле белән тәүге тапкыр Ауропа сәхнәсенә чыкты. Будапештта узган IV халыкара MITEM театр фестивалендә катнашты. Әлмәт театры “Россиянең иң яхшы 100 товары”, “Татарстанда ел хәйриячесе” конкурслары дипломнары, М Җәлил ис. республика премиясе иясе. Театр берничә тапкыр Татарстан Хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният учреждениеләренә ярдәм грантын, Россия мәдәният министрлыгы, Татарстан театр әһелләре берлеге грантларын отты. Мәгълүмат: Әлмәт драма театры сайты www.almetteatr.ru