Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәт районы үзәк хастаханәсе

Әлмәт районы үзәк хастаханәсе
  • Тасвирлама:

    Стационарның куәте-428 койка, поликлиниканың куәте - көненә 1500 кеше.

  • Эш вакыты:

    07:00-20:00, якшәмбе - ял көне

  • Телефон:
    • 8 (8553) 33-75-86
  • Адресы:

    423461, ТР, Әлмәт ш., Төзүчеләр пр., 30/1

Стационарда квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү һәм диагностика ясау өчен кирәкле түбәндәге бүлекләр эшли: баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен хирургия, офтальмология, урология, терапия, каридология, нефрология, неврология, инфекция, анестезиология-реанимация, физиотерапия, патология-анатомия, рентген, эндоскопия, утратавыш һәм функциональ диагностика бүлеге, клиник-диагностика һәм бактериология лабораторияләре. Ел саен үзәк район хастаханәсе стационарында 10 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгыта, күз, ашкайнату органнарына, периферик кан тамырларына, сидек бүлеп чыгару системасына ,сулыш органнарына, сөяк-мускул системасына, тирегә 2,0 меңгә якын операция ясала. Баш мие кан әйләнеше кискен бозылган неврология бүлеге, хастаханәнең урология һәм офтальмология бүлекләре Әлмәт, Мөслим һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә. Елына йөздән артык катлаулы эндоскопик операция башкарыла. Моннан тыш, Әлмәт үзәк район хастаханәсе составына Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр өчен көненә 300 кеше кабул итә торган 2 нче поликлиника, ике участок хастаханәсе, алты табиб амбулаториясе һәм 50 фельдшер-акушерлык пункты керә. Хезмәт күрсәтү радиусы 90 километрдан артык. Хастаханә коллективы 1018 кеше.